Хөрмәтле статистика хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – статистика хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Статистика роле арта барган заманча шартларда, барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрне, бизнес-җәмәгатьчелекне объектив һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү буенча аерым җаваплылык дәүләт статистикасы органнары хезмәткәрләренә төшә, алар дөрес идарә карарларын кабул итәргә һәм аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы аналитик материаллар әзерләүне тәэмин итәргә тиеш.
Статистик исәпкә алу органнары тормышыбызның барлык аспектларын да диярлек өйрәнә. Алынган мәгълүматлар нигезендә икътисад өлкәсендә генә түгел, ә мәгариф, медицина, халыкны социаль яклау өлкәсендә дә мөһим карарлар кабул ителә.
Һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәтемне кабул итегез. Сезнең эшчәнлегегез бик рәхмәтле һәм күрсәткеч булсын! Сезгә иминлек, эшегездә уңышлар, сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов