Марий Эл республикасында Йошкар Ола шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды

2022 елның 25 июне, шимбә

Бүген Марий Эл республикасында Йошкар Ола шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Наил Альберт улы Вазыйхов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе бәйрәмдә булды.

Сабантуйда районыбызның иң яхшы спортчылары катнашты, көрәш буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр күрсәтмә чыгышлар күрсәттеләр.

Кама Тамагы районы башлыгы ат чабышларында җиңүче һәм баш батыр, шулай ук Марий Эл Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесенә «Республика татар мәдәнияте үзәгенә» ноутбук бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International