Зияфәтов Хәлиулла Зияфәт улы 1927 елнын 25 июнендә Балтач авылында доньяга килә. Авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Сугыш башланганда яшьүсмер бала гына булуына карамастан, угез жигеп Тәтешкә олау ташый. Мукшы урманында утын кисә. «Сугышны бик авырлык белән кичердек. Ул вакытларда бик авыр булды, кычыткан, алабута ашап устек» -дип авыр сулап сойли ул.
Сугыштан сон тракторда эшли. Ойләнә, 4 балалары туа. Матур гына яшәп торганда хатыны улеп китә. Хәлиулла абый 4 бала белән ягызы кала. Ин кечкенә улы Даниска 1 ай гына була. Келәнче авылыннан Халидә исемле кызга яңадан ойләнә. Халидә апа балаларны бик яратып кабул итә, әниләрен алыштыра. Икесе дә лаеклы ялга киткәнче авылда кырчылыкта хезмәт итәләр. Бугенгесе көндә Хәлиулла абый тормыш иптәше белән урнәк гаилә булып 58 ел бергә гөмер итәләр. Балалары һәрдаим яннарына кайтып, тәрбияләп, хәлләрен белеп торалар.
Үсеп килүче буынга теләкләрегез нинди дигәч: Хәзерге тормыш бик рәхәт инде ул, без генә картайдык карчык белән, - дип елмая Хәлиулла абый. Тормышның кадерен белегез. Сугышлар булмасын, тыныч тормышта яшәгез, - дип җавап бирә ул.