Бүген Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрен тәмамлаучыларга «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре тапшыру тантанасы булды.
Чарада район башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов, «мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Елена Александровна Гимадеева, район мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Быел районның белем бирү оешмаларын 11 сыйныфны тәмамлаган 68 укучы тәмамлады. Алар арасында 8 медаль иясе бар.
Наил Альбертович аларга киләчәктә дә шундый тырыш, җаваплы булып калуларын, хыялларын үзгәртмичә, үз максатларына баруларын теләде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән залда утыручыларга Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы мөрәҗәгать итте. Укытучыларга һәм ата-аналарга сабырлыклары, тырышлыклары, Бәхетле балачаклары, ышанычлы ярдәмнәре һәм ихлас мәхәббәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
«Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын медальләре түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырылды:
Медалистларның әти-әниләренә балаларны тәрбияләгән өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.