Барысы да аттестат белән

2013 елның 1 июле, дүшәмбе
Мәгариф бүлеге җитәкчеләрен кадет мәктәп-интернаты аеруча шатландырды. Быел алар математикадан 35,8 уртача баллны 52,6га күтәрә алды. Биредә укытучы Лариса Зотова өлеше зур, аны әлеге лаеклы уңышы белән котлыйбыз.
Җәмгыять белеме буенча иң яхшы уртача балл –  68,5 – Затон урта мәктәбендә, укытучылары Елена Артемьева. Тәмте һәм Рудник мәктәпләре укучылары Олеся Ефремова һәм Гөлшат Баймөхәммәтова иң югары балл –  75 – алды. Химияне 12 укучы тапшырды. Иң яхшы күрсәткечләрне – 83әр балл –  Иске Казиледән Гөлшат Сәгъдиева һәм Тәмтедән Ләлә Алексеева укучылары күрсәтте. Әдәбияттан уртача балл – 62, 67, географиядән – 65,3, химиядән- 67,25. Чыгарылышлар барысы да үз бәяләрен раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International