Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы барлык теләүчеләрне 2022 елның 1 июлендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 2 нче йорт, икенче кат (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге) адресы буенча 10: 00 дән 12:00 гә кадәр узачак.
Вакансияләр ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән түләүсез консультацияләр ала, эш бирүчеләр белән очраша аласыз.