Кама Тамагы муниципаль районында "Демография" милли проекты ярдәмендә модульле чаңгы базасы төзелә.
Спорт объекты модульле бинадан гыйбарәт булачак, анда киенү зонасы, бәдрәфләр, тренерлар, чаңгы саклау өчен бүлмәләр каралган. Яңа объект район халкы өчен спорт инфраструктурасының үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Блоклы модульле чаңгы базасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм чаңгы трассалары янында урнаштырылган бер типлы модульле бинадан гыйбарәт. Конструкциянең концептуаль чишелеше булып, гамәлдәге чаңгы трассалары базасында тулы кыйммәтле спорт корылмасы булдыру тора.
Район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, кешеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен, спорт объектлары санын арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Бу комплексларда спорт мәктәпләре урнашачак. Шунда ук гомуми белем бирү мәктәпләре өчен физкультура дәресләре, җирле ярышлар һәм массакүләм стартлар үткәрү, ГТО нормаларын тапшыру планлаштырыла.
Заманча, имин һәм җылы модуль база шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан.14: 00Кама Тамагы Штп. Спорт объекты "Спорт - тормыш нормасы" федераль программасы кысаларында төзелә .