2022 елның 1 июленә Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә кыскача анализ

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.

Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елның 1 июленә теркәлгән эшсез гражданнар саны 39 кеше тәшкил иткән (01.07.21 елга-76 кеше). 2022 елның 1 июленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49% тәшкил итә (01.07.2021 елга – 0,95 %).

2022 нче елның 1 нче июленә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 79 берәмлек тәшкил итә (01.07.2021 нче елга – 113 берәмлек). Иң күп вакансияләр авыл хуҗалыгы (24 вакансия), хезмәт күрсәтү (17 вакансия), мәгариф (8 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: пешекчеләр,горничныйлар, тракторчылар, ярдәмче эшчеләр.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 июленә вакансиягә 0,66 кеше тәшкил итә.

Барлык рәсми белдерелгән вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International