Кама Тамагы муниципаль районының Әҗем-Көрәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
ФАПның иске бинасы искерде һәм тиешле нормаларга туры килүдән туктады. Шуңа күрә заманча, уңайлы бина төзү турында Карар кабул ителде.
Модульле ФАПлар төзелеше «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Бина фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру өчен махсус эшләнгән. Анда карау һәм процедура-прививка кабинетлары, кабул итү кабинеты өчен бүлмәләр каралган. Дару чараларын саклауга аерым урын бирелгән. Персонал өчен киенү-чишенү һәм санузел җиһазландырылган. Канализация, кайнар һәм салкын су, җылылык, медицина җиһазлары - модульле ФАПта барысы да бар. Җиһазлауга ЭКГ аппараты, дефибрилятор, холестерин, кандагы шикәр дәрәҗәсе экспресс-анализаторлары һәм башка кирәкле приборлар керә.
Төп максат - халыкка медицина ярдәме күрсәтү.