Район Башлыгының Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2022 елның 8 июле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Гаилә - ул безнең тормышыбызның төп байлыгы, таяныч, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, имин җәмгыять нигезе. Нәкъ менә биредә безнең киләчәкнең нигезләре барлыкка килә, шуңа күрә гаилә традицияләрен саклау бик мөһим. Районның, төбәкнең һәм илнең тотрыклылыгы, тотрыклы үсеше гаиләнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Бу матур бәйрәмдә үзләренең һәм тәрбиягә бала алган балаларын лаеклы тәрбияләгән ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, күп еллык гаилә стажы булган парларга, шулай ук яшь парларга һәм әле үз гаиләсен корырга җыенучыларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Иң изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсендә барыгызга да сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телим. Сезне һәрвакыт туганнарыгыз һәм якыннарыгыз хөрмәт итсен! Әти-әниләрегез озак яшәсен, балаларыгыз уңышлары белән куандырсын! Һәр көнегез, һичшиксез, туган кешенең елмаюыннан башлансын!


Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International