Кадерле мөселманнар!
Ислам диненең иң мөһим һәм иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу изге бәйрәм үзенә тирән әхлакый мәгънә, иман һәм рухны ныгыту шатлыгы китерә. Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Бу якты бәйрәм бездә иң яхшы кешелек сыйфатлары - мәрхәмәтлелек һәм якыннарга мәхәббәт уята. Тарихи яктан безнең районда күп гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин кешеләре дус һәм хезмәттәшлек итү белән янәшә яши. Бу вакыт эчендә район халкы бер-берсе белән шулкадәр якынайды ки, күп кенә традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният уртак булды һәм үзара баюга хезмәт итә. Мөселманнар киләчәктә дә конфессияара диалогны үстерүгә, үзара аңлашуны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Бу якты бәйрәм һәр йортка шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов