Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Почта – иң борынгы элемтә төрләренең берсе. Әмма бүген дә ул иң үтемле һәм популяр коммуникация чарасы булып калды һәм үз әһәмиятен югалтмады.
Почта заман белән бергә бара, үз эшенә заманча технологияләр кертә һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген киңәйтә. Көн саен почта хезмәте хезмәткәрләре меңләгән хатлар, посылкалар, газета-журналларны игътибар белән эшкәртәләр һәм адресатларга илтеп тапшыралар. Бу югары фидакарьлек, профессиональлек һәм хезмәткәрләрнең шәхси катнашуын таләп итә торган мөһим хезмәт.
Бу бәйрәм көнендә сезнең авыр һәм шундый кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, сабырлыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һөнәри һәм шәхси уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефе телим! Сез кешеләргә китергән яңалыклар һәрвакыт яхшы булсын!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов