Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе Суд приставларының район бүлекчәсенә хезмәткәрләр туплау турында игълан итә

2022 елның 8 июле, җомга

Эш эзлисеңме? Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткә чакыра. Кече суд приставларының Кама Тамагы район бүлекчәсенә судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы вакансиясенә туплана.

2020 елдан Федераль суд приставлары хезмәте мәҗбүри башкару органнарына керә («Россия Федерациясен мәҗбүри үтәү органнарында хезмәт итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»01.10.2009 елдагы 328-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә). Яңа хезмәт статусы социаль гарантияләр, махсус исемнәр бирү, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алу, санатор-курорт дәвалавы бирә. Хезмәт хакы 35 мең сумнан + премияләр.

Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставы вакансиясенә мәҗбүри таләпләр:

- яше 39 яшькә кадәр,

- Урта һөнәри белем/югары белем,

- Кораллы Көчләрдә хезмәт итү яки хәрби кафедра булган уку йортларында белем алу.

Дәгъва кылучыларга карата таләпләр, шулай ук ташламалар, социаль гарантияләр һәм эшкә урнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 514-92-26 телефоны буенча белергә мөмкин — Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International