2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җитәкчеләр белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасы дәвам итә.
2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатеннән алып 16.00 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең идарә җитәкчесе белән бергәләп гражданнарны кабул итү булачак.
Район халкының Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсендә Кама Тамагы штп, Карл Маркс ур., 105 йорт (китапханә бинасы, 3 кат, ветераннар советы кабинеты) «Skype» программасыннан турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Шәхси кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә, алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк, билгеләнгән вакытка җәмәгать вәкаләтле вәкил ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә.