Шурупова Нина Федоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Бүген, 2022 елның 13 июлендә, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында  яшәүче  Шурупова Нина Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу гаҗәеп хатын-кыз катлаулы тормыш юлы үткән. Ул, Ярославль өлкәсе   Ростов районы Зверинец авылында туган. Үзенең  күпчелек яшьтәшләре кебек үк, мәктәптә укыган, әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә булышкан.

 Бөек Ватан сугышы башланда, Нина Федоровнага нибары 9 яшь була. Ул замандагы күп кенә кызлар кебек, аңа да кырда күп эшләргә туры килә . Ул колхозда эшли . Нина Федоровна искә төшергәнчә: «Колхозда картлар да, кечкенәләр дә эшләде».  Әтисе, барлык ир-атлар кебек үк, фронтка киткән,  аңа һәм аның гаиләсенә сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәләрендә тоярга туры килгән.

 Әтисе сугыштан кайтып  колхоз председателе булып эшли башлый. Нина колхозда хезмәт көне өчен эшләвен дәвам итә. Аннары әтисе Нинага паспорт алырга ярдәм итә һәм ул Загорск шәһәренә китә, анда хәрби частька эшкә урнаша. Анда ул үзенең булачак ире Шурупов Евгений Сергеевичны очрата, ул анда хезмәт итә торган була. Шуннан соң яшьләр, иренең  туган ягына  Әстерханга кайтып, баржада эшли башлыйлар. Ирем шкипер, Нина Федоровна - шкиперның ярдәмчесе була.

Өч бала тәрбияләп үстергәннәр: кызлары Лена һәм Вера, улы Валентин. Ире белән бергә балалары укымышлы булсын өчен тырышканнар. Алар үз балаларына лаеклы белем алырга ярдәм итә алганнар.

Балалар тугач, гаилә Куйбышев Затоны поселогына яшәргә күченгән. Пенсиягә чыкканчы Нина Федоровна ире белән баржада эшләгән. Улы да үз язмышын елга флоты белән бәйләгән.

Хәзерге вакытта аның гаиләсе, туганнары һәм яраткан кешеләре - улы һәм кызы, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы - иң зур горурлыгы һәм бәхете.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International