Григорьева Александра Федор кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 15 июле, җомга

Александра Фёдоровна Новосергиево авылында туган. Гаиләдә биш бала, барысы да кызлар  (Полина, Ольга, Татьяна, Лидия, Александра). Әнисе белән әтисе “Красная Глинка” колхозында эшлиләр.

Сугыш башлана. Әтиләре - Лагутин Федор Ивановичны фронтка алып китәләр. Бу вакытка әле дүртенче сыйныфны гына тәмамларга өлгергән булса да, Александрага, укуын ташларга туры килә. Барлык ирләр дә  диярлек фронтка китеп беткәч,  мәшәкать хатын-кыз җилкәсенә төшә.

1943 елда әтисе Венгриядә һәлак була. Гаилә шәхси хуҗалыкта яши. Ишегалдында сыер, тавыклар була, әмма алардан салым түләргә тиеш булалар. Александра туган колхозында эшли, Тәмте авылына сөт заводына колхоз сөте тапшыра. Булачак ире белән дә шунда таныша.

Яшь чакта, 12-15 сәгатьләп  кырда эшләгәннән соң да , кич  утырырга җыелып, җырлар җырлап , күңел ачып утыруларын искә алып сөйли. Бөтен авыл  белән туйларда күңел ачалар, якыннарын җирләүне дә бергә башкаралар, тату яшиләр.

Александра 1954 елда кияүгә чыга, бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1961 елда гаилә белән Тәмте авылына күченеп, арендага алынган фатирда яшиләр. Ире белән икәү  Сельпога эшкә урнашалар. Үзләренә  йорт җиткерү уе белән, Мичурин исемендәге колхозга эшкә күчәргә туры килә.  Үзе сыер- савучы, ире - шофер булып хезмәт куя. Аннары сәламәтлеге буенча яңадан Сельпога, сатучы булып эшкә күчәргә туры килә.

Тормыш иптәше  41 яшендә, фаҗигале төстә вафат була. Александра Федоровна “Хезмәт ветераны” исеменә ия, күкрәген юбилей медальләре бизи. Ял һәм бәйрәмнәргә бөтен гаилә әти-әни йортында бергә җыела. Туган авылы Новосергиево авылына да кайтып киләләр.

(Новосергиево авылыннан Николай Соловцов «Новосергиево: живи и помни» китабын язучы-аларның  кардәшләре.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International