6-8 июльдә Казанда узган «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Август-Кама Тамагы» агрофирмасы тракторист-машинисты Радик Гафаровка бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Гафаров Радик Таһир улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы»дигән мактаулы исем бирелде.
Бүләкләнгән механизатор буларак ул 1992 елдан бирле эшли һәм югары бүләкне беренче тапкыр ала. Радик Таһирович үз эшен бик ярата, ә трактор аның өчен - «туган йорт».