Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларының эш визиты

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ларионова Татьяна Петровна, Топилин Максим Анатольевич һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Тәлгатович Сәмигуллин булдылар.

Татьяна Петровна Иске Казиле урта мәктәбендә ремонт эшләренең барышы, районда милли республика һәм федераль программаларның тормышка ашырылуы белән танышты. Шулай ук ул «Аргамак» балалар сәламәтләндерү лагерында һәм Кама Тамагы виноградникта булды.

Максим Анатольевич һәм Марат Тәлгатович урта һәм кече бизнес предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар, район эшмәкәрләре белән очраштылар. Район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы белән берлектә Мордва Каратае авылында яшәүче Макарычев Николай Михайловичны 96 яшьлек юбилее белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International