Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Киңәйтелгән киңәшмәдә өч мәсьәлә каралды һәм тикшерелде:
Мәгариф учреждениеләрендә җылылык чорына әзерлек турында Кама Тамагы муниципаль районы «мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гимадеева Елена Александровна хәбәр итте.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дмитрий Михайлович Россияев эшчәнлекнең кайбер төрләрен гамәлгә ашырганда Коррупциягә каршы законнарны үтәү турында чыгыш ясады.
Кама Тамагы районы элемтә узелы начальнигы Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы югары тизлекле интернетны GPON технологиясе буенча тоташтыру турында мәгълүмат бирде.