Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары гражданнарны шәхсән кабул итте

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы мунициципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәем улы гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.

Сораулар тематикасы киң иде: тракторчы - машинист таныклыкларын яңа таләпләр буенча медицина тикшерүе узу һәм алыштыру, БДБның башка илләрендә алынган УТТЛАРНЫ алыштыру, залогта булган үзйөрешле машиналарны теркәү турында югалган таныклыкларны торгызу һ. б.

Сораулар район территориясендә төрле категорияләрдәге белем бирү оешмалары вәкилләреннән иде. Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International