Пар канатлы булу кирәк

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Медальнең бер ягы изге Петр һәм Феврониянең портреты белән бизәлсә, икенче ягына зәңгәр һәм кызыл төсләргә буялган ромашка рәсеме төшерелгән. Быел әлеге медальгә Олы Салтык авылында яшәүче иңне-иңгә куеп 46 ел гомер иткән Рузалия апа һәм Вәрис абый Гайфуллиннар гаиләсе лаек дип табылды. Башка еллардан аермалы буларак тантана ЗАГС бүлегендә түгел, Олы Салтык авылы клубында узган чәршәмбедә булды. Сәхнә түрендә йомшак урындыкларда матур пар урын алды. Аларга тарихка кереп калачак медальне МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов бу гаилә турында авылда үрнәк, намуслы, бар нәрсәне үз көчләре белән булдырулары хакында сөйләде. Гомер буе икесе дә, балалары да хезмәттә булган. Алар өчен Хөршидә Заһидуллина, Гөлнур Садыйкова, Айзат Гайфуллин, Айрат Кадыйров, Венера, Илназ Гайфуллиннар җыр, бию, татар халык көйләре бүләк иттеләр. Балалары, оныклары, туганнары алар өчен горурланып утырды.

 


Ләйсән Гыйлметдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International