Шиһапов Альхат Минһаҗ улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Радик Солтан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

1932 елның 25 сентябрендә Балчыклы  авылында күп балалы гаиләдә  дөньяга килә. Авылда ике класс белем алган.

Гаилә ишле булганлыктан, Әлхәт абыйга мәктәптә башка укырга мөмкинчелек булмаган, 11 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшләгән: сарык, сыер көтүләре көткән, фермада терлекләргә азык ташыган. 18 яшендә армия сафларына алына һәм ике ел Саратовта хезмәт итә.

1952 елда ул армиядән кайта һәм туган авылында, 40 ел тракторда эшли.

1992 елда ул лаеклы ялга чыга һәм ялга чыккач та әле, 4 ел колхозда эшли. Әлхәт Минһаҗ улының хезмәте югары бәяләнгән, ул район тарафыннан мактау кәгазләре белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта уңайлыклары булган матур өйдә бер үзе генә яшәп ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International