Бүген өлешчә мобилизация кысаларында повестка алган Кама Тамагылылар җыю пунктларына юнәлделәр. Биредә ир-атлар кирәкле әзерлек узарга тиеш.
Ватанны саклаучыларга район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы мөрәҗәгать итте:
"Хәзер вакыт җиңел түгел. Без бердәмрәк һәм көчлерәк булырга тиеш. Һәрбер баланың исән-сау кайтуын телибез. Без сезне көтәбез һәм сезнең һәрберегезгә ышанабыз!"
Туганнары һәм якыннары гына түгел, хезмәт коллективлары да бүген Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәттеләр. Автомобиль колоннасы йөрү юлында район халкы флаглар һәм хәер-фатиха сүзләре белән басып тордылар.
Сугыш бурычын лаеклы үтәгез, кадерле якташлар. Тере һәм сәламәт өйгә кайтыгыз!