"Граждан хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында никахлашу һәм исем кушу тантаналарын иң яхшы алып баручыларны сайладылар, анда Татарстанның 8 районы катнашты. Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш һәм Яшел Үзән районнары конкурсантлары үзләренең осталыкларын тәкъдим иттеләр.

Чарада Әхмәтҗанов Ренат Харис улы - жюри рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы чыгыш ясады.

«Никахлашу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә зона бәйгесенең җиңүчеләре: Хәбирова Ләйлә Хәмзә кызы, Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге баш белгече, икенче урында Камалиева Чулпан Әнвәр кызы, Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе. Өченчедә-Насыйбуллина Розалия Илсур кызы, Апас районы ЗАГС бүлеге начальнигы.

«Исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә Чүпрәле районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Шәрәфетдинова Альбина Шерали кызы җиңде. Икенче урында-Халикова Елена Тудимир кызы, Кама Тамагы районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International