Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү "телефон" кайнар линиясе"

2022 елның 30 сентябре, җомга

2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын –кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «кайнар линия»үткәрә.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга вәкилләр ярдәм итәчәк:

  • Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын –кыз депутатлар берләшмәсе;
  • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
  • Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе;
  • Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе;
  • Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы;
  • Россия Пенсионерлар берлегенең региональ бүлекчәсе.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International