Өлкәннәр көненә пенсионерларга һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру матур традициягә әверелде. «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ предприятиесе традицияне хуплады һәм иганәче ярдәме күрсәтте.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары һәм «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры теләкләрен җиткерделәр, алар белән аралаштылар һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.