Бүген Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында һәм безнең районда ветераннар хәрәкәтенең 35 еллыгына багышланган район ветераннар советының тантаналы пленумы узды.
Юбилей чарасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары, район ветераннар Советы Президиумы әгъзалары, ветераннар активы, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Фикер алышуның төп темасы - республика һәм район ветераннар Советын оештыруга 35 ел тулу. Пленумда ТР Ветераннар советының, район башлыгының Рәхмәт хатлары, район ветераннар Советының Мактау грамоталары тапшырылды.