МР Башлыгының автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 28 октябре, җомга

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Ышанычлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары безнең тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде, һәм машина йөртүче һөнәре – көндәлек хезмәт. Сезнең бердәм һәм намуслы хезмәтегездән башка гражданнарның көндәлек тормышны күз алдына да китереп булмый. Хәрәкәтчәнлек һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы бүгенге көннең төп таләпләре.

Барлык автомобиль йөртүчеләргә - куркынычсыз юллар, һәлакәтсез хәрәкәт, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим. Юлларда һәрвакыт уяу булыгыз!

Техника сынатмасын, юлда һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Кама Тамагы муниципаль районы  Башлыгы                                                                              Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International