МР башлыгының РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез җәмгыятькә хезмәт итүнең катлаулы юлын сайладыгыз – тәүлек буе хокук тәртибен, законлылыкны һәм халыкның тынычлыгын саклыйсыз. Сезнең эш мактауга һәм хөрмәткә лаек.
Безнең гражданнарның тынычлыгы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәвәккәллегегезгә бәйле.
Районыбызның эчке эшләр органнары ветераннары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Районда законлылык һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү хакына хезмәт вазыйфаларын җаваплы башкарганыгыз өчен рәхмәт!

Бу бәйрәм көнендә сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез, алар һәрвакытта да янәшәдә – шатлыкта да, кайгыда да, көн саен аерылышулар, өметләр, йокысыз төннәрнең авыр йөген күтәрәләр.

Сезгә чын күңелдән катлаулы хезмәтегездә уңышлар, кешеләргә карата игътибар һәм сизгерлек телим. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тормыш оптимизмы, бәхет һәм шатлык телим!

Кама Тамагы 

муниципаль район башлыгы                                                                                                         Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International