Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр татарстан Республикасында 2018 елда кертелде. 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар беренче бала туганда 50 мең сум акча ала. 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар өченче бала туганда 100 мең сум ала. Программа шартлары буенча, Әниләр ким дигәндә өч ел авылда яшәргә тиеш. 2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы 151 хатын-кыз түләгән.
Быел районыбызның 15 хатын-кызына 50 мең сум һәм 100 мең сум күләмендә акча бирелде.
Максат шартлары бала туган вакытта авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү:
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, әгәр дә «республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ бүлегенә мөрәҗәгать бала туган көннән алты айдан да соңга калмыйча килеп чыкса.
Түләү билгеләү өчен гариза бирүчеләр түбәндәге документларны тапшыралар:
Әлеге түләү буенча тулырак консультация сорап түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кама Тамагы ш. т. п., Карл Маркс ур., 2 йорт, Республика матди ярдәм үзәгенең 23 нче бүлекчәсе (6 нчы кабинет) яисә 2-16-84, 2-10-15 телефоны буенча.