Крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре белән очрашу

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

Олы Салтык авылында крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре белән очрашу узды.

Чарада район башлыгы Наил Вазыйхов, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, шулай ук районның авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Чарада катнашучылар Садыйков Альфрит КФХында булдылар, анда ферманы карап чыктылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Киңәшмә барышында катнашучылар авыл җирлегендә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме рәвешләрен җентекләп карадылар һәм эш башлаучы фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм гаилә фермалары өчен гамәлдәге программалар үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Чара азагында актив хуҗалыклар вәкилләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International