Гатауллина Дания Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Гатауллина Дания Шәйхетдин кызын юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов котлады.

Гатауллина Дания Шәйхедтин кызы 1933 елның 18 гыйнваренда туган.  Шәйхетдин белән Миннебану гайләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Бишалаб авылы мәктәбендә 4 ел укый. 5нче сыйныфка Келәнче авылында укый.

12 яшендә фермада сарыклар  карый башлый. Җәйләрен көтү көтә. Колхозда төрле эшләрдә йөри. 57 яшенә чаклы Бишалаб фермасында  эшли.

1958 елның 8нче ноябрендә  Гатауллин Саннур Шәрафулла улы  белән тормыш коралар. 4 балалары  туа, йорт җиткерәләр.

26 яшендә төпчек уллары  үлеп китә. Хәзерге көндә 3 баласы, 2 оныгы, 4 оныкчыклары бар.

Шушы көнгә кадәр Бишалаб авылында тормыш иптәше белән 64 ел бергә гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International