Республика көненә карата

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
Бүген без  үзебезне Россия Федерациясенең зур дәүләте патриотлары итеп кенә түгел, туган ягыбыз, аның бай тарихы белән чын мәгънәсендә горурланабыз, ата-бабаларыбызны хөрмәтләп искә алабыз, чөнки аларның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары белән республикабыз хәзерге сыйфатый торышына иреште. Бүгенге Татарстан ул халкыбызның киеренке һәм фидакарь хезмәте, идеяләрен, уй-планнарының гамәлгә ашуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә Республика көне – Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул.
Нәкъ менә әлеге истәлекле көндә узган елга йомгак ясарга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә тантаналы бүләкләү өчен оешмагызның иң яхшы хезмәткәрен ачыклавыгызны үтенәбез. Тантана 30 августта сәгать 10да РДК мәйданында үткәрелә.
Мәгълүматны  (иң яхшы хезмәткәрнең Ф.И.О., нинди номинация һәм кайсы оешмадан) 20 августка кадәр район мәдәният йортына җибәрергә. Хезмәткәр өчен приз оешма хисабыннан алына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International