Спорт белән шөгыльләник

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Районыбызда халыкның сәламәтлеген ныгытуга һәм спорт хәрәкәтен  үстерүгә зур игътибар бирелә. Спорт дөньясы таләпләренә җавап бирүче менә дигән урын – «Акчарлак» ССК бар. Биредө балалар, яшьлөр төрле спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Тренерлар алар белән осталыкларын бүлешә.
Шуларның берсе – йөзү буенча тренер Раил Яруллин балаларны йөзәргә өйрәтә. 3-7 яшьлекләр һәм 7-14 яшьлекләрдән ике  төркем оештырылган.  Күнегүләр сентябрьдән майга кадәр үткәрелә. Балалар атнага 3 тапкыр шөгыльләнә. Җәйге каникул вакытында да бассейн буш тормый – лагерьларда ял итүче балаларны автобус белән алып киләләр, шулай ук гаиләләре белән ял итәргә килүчеләр, районыбызга кунакка кайтучылар да йөри.
«Укучыларым арасында сәләтле балалар шактый, – ди Раил. – Балаларыбыз район һәм зона ярышларында катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Спорт тәнне генә түгел, рухны да камилләштерә, максатка ирешүдә тырышлык тәрбияли, холыкны ныгыта».

 


Гөлшат Шәрәфи

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International