2010-2011 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогында тренер Шалдыбин Евгений Владимирович җитәкчелегендәге спорт мәктәбебез футболчылары командасы 2 урынны яулады.
Ярышлар 2023 елның 10-11 апрелендә Теләче шәһәрендә узды. Ярышлар барышында безнең егетләр Яңа Чишмә, Спас, Теләче һәм Чүпрәле районнары командалары белән очраштылар.
Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!