МР Башлыгының Ураза бәйрәме белән котлавы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Кадерле райондашлар!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу, изге Рамазан аен төгәлләүче, исламның төп бәйрәмнәренең берсе. Бу изге ай дин тотучыларны әхлакый камиллеккә, мохтаҗларга ярдәм итүгә , Аллаһы Тәгаләгә ышанычны ныгытуга, Ислам традицияләрен хөрмәтләүгә этәрә,  кешеләрне  бер берсенә якынайта , яхшырак булырга өнди.

Бу көннәрдә бөтен өметләребез, ниятләребез Аллаһы Тәгаләгә төбәлгән, күңелләребезгә мәрхәмәтлек нуры өстәсен , хак юл сайларга ярдәм итсен иде. Ураза гаете һәр йортка бәрәкәт һәм иминлек, үзара аңлашу һәм муллык алып килсен!

 

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                               Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International