МР башлыгының җирле үзидарә органнары көне белән котлавы

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы

җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җирле үзидарә органнары - теләсә кайсы демократик җәмгыятьнең нигезе ул. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең бурычлары исемлегенә барыннан да элек торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, территорияне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре керә. Бүген безнең уртак бурычыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, предприятиеләр һәм оешмаларның уртак тырышлыгы белән районыбызны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү.

Төрле елларда районда җирле үзидарәне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез, тәҗрибәгез, инициативагыз нәтиҗәсендә безнең үзидарә органнары үсә, сез салган традицияләрне дәвам итә.

Сезгә һәм якыннарыгызга  нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

 

Кама Тамагы

муниципаль районы башлыгы                                                                                              Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International