«Тукай дөньясына сәяхәт» - әдәби сәгать

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Тукай дөньясына сәяхәт» әдәби сәгатен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» балалар бакчасының өлкән «Б» балалар төркеме (тәрбиячесе: Мубариева Ю.Р.) өчен үткәрде.

26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Тукай китаплары туган якның матурлыгын, игелеклелекне өйрәтә, гадел, кыю, мәрхәмәтле булырга өнди. Әдәби сәгатьтә балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Чарада Ватан, туган тел, гади халык тормышы темасына шигырьләр яңгырады, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкият-поэмалары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International