Ел саен үткәрелә торган "Җиңү диктанты"Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Кама Тамагы районында үз тарих белемнәрен Кама Тамагы мәктәбендә сынап карарга мөмкин иде.
Чарада Югары сыйныф укучылары, укытучылар, хакимият вәкилләре, депутатлар, шулай ук районның актив кешеләре катнашты. Җиңү диктанты йөкләмәләрен үтәү алдыннан укучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов мөрәҗәгать итте.
Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирделәр. Һәр катнашучы диктант материалларының шәхси комплектларын бастырылган рәвештә ала, аларда төп тарихи даталар, вакыйгалар һәм сугыш геройлары белән бәйле биремнәр бар. Һәр катнашучы үзенең нәтиҗәсен «Җиңү диктанты». РФ рәсми сайтындагы шәхси номер буенча белә.