Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Янгын сүндерүчеләр көне белән котлыйм!
Осталык, кыюлык, иптәшләрчә ярдәм һәм үзара ярдәмләшү, куркыныч шартларда бергәләп эш итү Сезгә һәм сезнең һөнәрегезгә тирән хөрмәт һәм танылу китерә.
Кама Тамагы районы халкы тыныч йоклый ала - алар көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган югары квалификацияле белгечләрнең, чын профессионалларның ышанычлы яклавы астында торалар.
Көндәлек батырлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Сез кешеләрнең абруен һәм ихлас рәхмәтен хаклы рәвештә яуладыгыз.
Янгын сүндерү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм авыр, әмма мактаулы эштә алга таба уңышлар телим!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыхов