МР Башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2023 елның 5 мае, җомга

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары,

хезмәт фронты ветераннары! Кадерле якташлар!

Сезне бөек бәйрәм — Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

9 май - һәрберебез өчен изге дата. Бу көнне без зур бәйрәм дип атыйбыз, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә төшерәбез.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезнең көчле рухыгыз, Ватанга мәхәббәт, фидакарьлек һәм батырлык - һәрвакыт безнең өчен үрнәк булыр.

Бүген безнең хәрбиләр дәүләт әһәмиятендәге катлаулы бурычны үти. Батырлык һәм фидакарьлек белән, адым саен, безнең солдатлар, ата-бабаларыбызның батырлыгына таянып , куелган максатка ирешәләр. Барлык хәрбиләргә махсус операцияне уңышлы тәмамлауларын һәм туган якларына, гаиләләренә, сәламәт һәм зыян күрмичә кайтуларын чын күңелдән телим!

Бу истәлекле бәйрәмдә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, якыннарыгызның җылысы һәм кайгыртуы, гаиләләрегездә тынычлык, татулык телим! Җиңү һәм аның турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булсын!

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                  Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International