Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш 30 нчы утырышы

2023 елның 5 мае, җомга

Бүген дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш 30 нчы утырышы узды.

Көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды:

1. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Контроль-хисап палатасы Рәисенең 2022 елга хисабы турында. (Колчина Е. Л.)

2. Кама Тамагы муниципаль районы Советыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы участок сайлау комиссияләре составына кандидатлар турында. (Гыйниятов И. Т.)

3. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы чикләрендә җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау һәм куллану өлкәсендә муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында»13.12.2021 № 78 Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. (Гыйзятова Э. Ф.)

4. 2023 елга Кама Тамагы муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына үзгәрешләр кертү турында. (Вязникова И. А.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International