Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Кама Тамагында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Ватаныбызның намусы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен биргән сугышчы-җирдәшләрнең Изге батырлыгы истәлегенә РДК мәйданындагы мемориалга чәчәкләр салынды. Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары хәрби дан гирляндасын төгәл итеп салдылар.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибатуллин һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссары Таһир Миңнекаев Җиңү көне белән котладылар.

Соңыннан үзәк мәйданда районның үзешчән сәнгать артистлары көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Матур вокал һәм бию номерлары тамашачыларны сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International