11 майда, Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов Кама Тамагына килеп, визитын мобилизацияләнгән якташлары белән очрашудан башлады.
Визит кысаларында депутат район башлыгы Наил Альбертович Вазыхов, аның урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ревович Баржанов белән берлектә ярны ныгыту эшләренең барышын бәяләде.
Киләсе объект - "Акчарлак"согы. Хәзерге вакытта спорт комплексында түбә ремонтлау эшләре бара. Урыс Буртасы авылында авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлауны карау соңгы урау ноктасы булды.