МР Башлыгының Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлавы

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.

Бу бәйрәм үзенең иҗади хезмәте белән әхлакый ориентирлар биреп һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштырып, мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне берләштерә. Сез барлык вакыйгаларда һәм чараларда катнашасыз, беренче булып укучыларыгызга ышанычлы мәгълүмат җиткерәсез.

«Идел таңнары» Кама Тамагы район газетасы хезмәткәрләренә көндәлек һәм тырыш хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә дә югары дәрәҗәдәге профессионализмны саклап калачагыгызга, үз эшегезне районыбыз файдасына намуслы башкарачаксызга ышанам.

Сезгә илһам, яңа проектларны уңышлы тормышка ашыру, якты иҗади эшләр, бәхет һәм иминлек телим. 

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                   Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International