МР Башлыгының Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне бу искиткеч, шатлыклы һәм якты бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу бәйрәм безнең барыбызда да яхшы хисләр уята, чөнки безнең тормышыбызда иң матуры һәм мөһиме – балалар, аларның күңелле һәм кайгысыз көлүләре. Шул ук вакытта, бу көн – безгә, өлкәннәргә, җәмгыять тарафыннан балаларга игътибар күрсәтү кирәклеге, аларның сәламәтлеген саклау, сыйфатлы белем алу хокукын тәэмин итү, социаль-мәдәни һәм спорт учреждениеләре челтәрен саклау һәм киңәйтү, тулы һәм һәрьяклап үсеш өчен шартлар тудыру турында тагын бер искәртү.

Балаларга мәхәббәт һәм шатлык бүләк иткән, аларны кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алган, бер генә минутка да безнең киләчәгебез икәнен онытмаган барлык ата – аналарга аерым рәхмәт сүзләрен тапшырам.

Кама Тамагы

муниципаль районы Башлыгы                                                                                                Н.А.Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International