Бүген Кама Тамагы муниципаль районында башкарма комитет бинасында ведомствоара социаль-реабилитация консилиумының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә гаиләләрдәге иминлек турында сигнал карталарын карау; гаиләләр белән индивидуаль реабилитация программасы буенча эш нәтиҗәләрен карау; ата-аналарның спиртлы эчемлекләрне дөрес кулланмавы һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәве сәбәпле, яңа ачыкланган гаиләнең хәлен карау кертелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча профилактик эш алып бару өчен 1 гаиләне ведомствоара исәпкә куярга карар ителде.