2023 елның 9 июнендә 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе 2023 елда Татарстан Республикасының 9, 11 сыйныфларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 9 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 8 июненә кадәр сылтама буенча кабул ителә – https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.