Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр!
Һөнәри бәйрәмегез көнендә иң ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көнне без мохтаҗларга көндәлек фидакарь хезмәтләре белән , өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга һәм ветераннарга ярдәм итүчеләрне, гаилә иминлеген торгызу буенча эш алып баручыларны, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүчеләрне хөрмәтлибез.
Сез, игътибарыгыз һәм кешеләрнең язмышына карата кызгану һәм шәфкатьлелеккә искиткеч сәләтегез, шатлык һәм кайгыны уртаклашырга, авыр минутларда ярдәмгә килергә әзерлегегез өчен, безнең районда яшәүчеләрнең иң зур рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек.
Сезнең барлык ниятләрегезнең тормышка ашсын, районыбызның чәчәк атуы хакына башкарган эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Бәхет, нык сәламәтлек, бетмәс энергия, иминлек , якыннарыгыз тарафыннан аңлау һәм мәхәббәт телим.
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов