Хөрмәтле Кама Тамагы халкы һәм районыбыз кунаклары!
Сабантуй безнең районда дуслык һәм иминлек бәйрәменә әверелде. Бу очрашу һәм гореф-гадәтләр, традицияләр алмашу урыны да. Сабантуйда халкыбызның һәм кунакларыбызның яңа талантлары һәм иҗади сәләтләре тулысынча ачыла, кешеләрнең гади, җанлы аралашуы бара, ата-бабаларыбызның туган теленә, тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтелә.
Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә аерым котлаулар җиткерәм. Барлык авыл халкына, олы хезмәтләре һәм үз җиребез турында армый талмый кайгыртулары өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу бәйрәм Сезне, көзен мул уңыш алырлык, яңа хезмәт казанышларына дәртләндерсен!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Сабантуй бәйрәме белән, кадерле райондашларыбыз һәм кунакларыбыз!
Кама Тамагы
муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов